Коронавирус инфекциясе март аеннан 26 апрельгә кадәр Русиянең 874 хәрби хезмәткәрендә ачыклаган. Бу хакта илнең Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
COViD-19 хәрби уку йортларында 779 курсантта, шулай ук ВУЗга кадәрге уку йортларында 192 укытучы һәм тәрбияләнүчедә ачыклаган.
Моннан тыш, Русия Кораллы Көчләре сафларында эшләүче 245 граждан персоналы инфекцияләнгән.
Элегрәк Тверь шәһәрендәге Суворов училищесында тәрбияләнүче сигез кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булган иде. Хәрби ведомствода инфекция йоктырган солдатларның изоляцияләнүен һәм табибларның даими күзәтүе астында булуын билгеләп үттеләр.
Фото: "РИА Новости сайтыннан.