+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 апрель 2020, 10:15

Баш табиб тәрәзәдән сикергән...

Ул авыр хәлдә дәваханәдә ята.

Красноярск шәһәре госпиталенең баш табибы вазыйфасын башкаручы Елена Непомнящая бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәл 25 апрельдә булган, дип хәбәр итә "РИА Новости" агентлыгы.

Әлеге вакытта табиб авыр хәлдә. Аңа операция ясаганнар. Вакыйганың хәл-шартларын хокук саклау органнары тикшерә.

Кайбер чыганаклар язуынча, бу хәл ветераннар госпитален коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен профильләштерергә карар кылганнан соң килеп чыккан. Табиб моның белән катгый килешмәгән, җитәкчелеккә үз персоналының махсус укытылмавын һәм саклану чаралары юклыгын әйткән. Әмма аның фикерен беркем дә сорамаган. Бу хәл селектор киңәшмәсе вакытында булган, дип дә язалар.

Хәер, Красноярск крае Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәгълүматны кире кага, шулай ук ветераннар өчен госпитальнең коронавирус белән авыручылар өчен резерв базасы гына булуын хәбәр итә.

Баш табиб вазыйфасын башкаручының хезмәттәшләре аның мондый гамәленнән аптырашта калган. Медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия булган табибә катгый һәм көчле характеры белән аерылып торган. Хезмәттәшләре моны "һөнәри яну” дип аңлата.

Фото:iz.ru
Читайте нас