Эстрада йолдызлары белән эшләүче белгеч изоляция вакытында бу ярманы чикләргә киңәш итә. “Чистарту” үткәннән соң карабодай һәм манный ярмасы файдалы сыйфатларын югалта икән.
Шуңа күрә өйдә ятканда ярмалар белән артык мавыкмаска киңәш итә диетолог. Ул карабодайны атнасына ике тапкыр төрле ашларга кушарга тәкъдим итә. Мондый ашны иртән яисә төш алдыннан ашау яхшы икән. Ә менә кичке ашка бернинди дә ярма кулланырга киңәш итми белгеч.
Диетолог фикеренчә, күпләп яшелчә кулланырга кирәк. Никадәр күптөрле яшелчә кулланасыз, шулкадәр яхшырак. Өстенлекне кәбестәгә, яшел аш тәмләткечләргә, чөгендергә һәм кишергә бирергә кирәк.