+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 апрель 2020, 07:10

“Шартлау” булырга мөмкин...

"Роспотребнадзор" җитәкчесе май бәйрәмнәрендә өйдә калырга чакырды.

"Роспотребнадзор" җитәкчесе май бәйрәмнәрендә өйдә калырга чакырды.

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова коронавирус таралуны булдырмау өчен русиялеләрне май бәйрәмнәрендә өйдә калырга чакырды.

“Бу - бүгенге көннең иң зур куркынычы”, — диде ул “Россия 1” телеканалындагы "Мәскәү. Кремль. Путин " программасы авторы Павел Зарубинга биргән интервьюсында. Әгәр русиялеләр үзизоляция режимын өзсә, бу хәл “башланган ноктага кире кайтуга” китерергә мөмкин, дип өстәде Попова.

Ведомство җитәкчесе хәбәр итүенчә, Русиядә авыруның әлегә бернинди пигы да күренми.

“Пик — ул шартлау. Бездә шартлау юк, — диде Анна Попова. — Бу алга куйган бурычларның берсе иде. Бүгенге көндә без аның тормышка ашырылуын күрәбез. Әгәр бәйрәмнәрдә режимны өзмәсәк кенә".

Фото: ivona.bigmir.net


Читайте нас