+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 апрель 2020, 10:51

Талпаннар арасында энцефалитлылары да күп, ди

Җылы көннәр башланды гына, ә Башкортстанда яшәүчеләр лабораторияләргә тәннәренә кадалган 200 талпан алып килгән дә инде. Бөҗәкләрне тикшерү алар арасында энцефалит һәм боорелиоз чирләрен таратучылар булуын да күрсәткән.

Бу хакта Гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе Анна Казак белдергән. Безнең үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли, талпаннарны анализга бер тоткарлыксыз кабул итәбез, дигән ул.

Республикада үзәкнең филиаллары да бар. Белгеч сүзләре буенча, тикшерүгә тәнгә кадалган талпанны гына түгел, киемдә табылганнарын да алып килергә кирәк. Талпаннарның күбесе, аеруча ата талпаннар, кан эчеп туйгач, тәннән ычкына һәм кием буйлап йөрергә мөмкин, шуңа күрә киемегездә табылган бөҗәкләрне дә лабораториягә алып килегез, ди ул.

Дуслар! Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген саклыйк, урманга барырга туры килсә, барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен дә төгәл үтик. Бөтен тәнне каплап торучы киемнән тыш, талпанннарны куркытучы махсус дезодорантлар кулланырга да онытмыйк.
ohotniki.ru
Читайте нас