РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Сергей Авдеев коронавирусның авыр формасын күрсәтүче иң мөһим симптомны атады.
Болар - ютәл дә, температура да түгел, ә авыр сулыш алу.
"Һава җитмәү авыруның күпкә авыр формасы турында сигнал бирә", - дип ассызыклады ул "Россия 1" телеканалындагы "60 минут" программасы барышында.
Авыр тын ала башлаган һәркемгә табиб кичекмәстән дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм госпитализациягә әзер булырга киңәш итте. Авыруларга юл куймас өчен пациентларга үз хәле кичерешләрен күзәтергә кирәк, дип өстәде ул.
Табиб билгеләп үткәнчә, коронавирус җиңел формада ешрак уза. Шул ук вакытта госпитализация барлык инфекцияләнүчеләргә дә таләп ителми: аларның күбесе өйдә медиклар күзәтүе астында дәвалана ала, дип йомгаклады Авдеев.
Фото: mk.ru