29 апрельгә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 691гә җитте. Соңгы бер тәүлек эчендә куркыныч вирус янә 60 кешедә ачыкланган. Бу хактагы мәгълүмат «Стопкоронавирус.рф» сайтында урын алган.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус ачыклануның 5841 яңа очрагы теркәлгән. 1830 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Эпидемия башланганнан алып, илдә авыручылар саны 99 мең 399га җитте. Бу вакыт эчендә инфекция 972 кешенең гомерен алып китте.
Илдә дә, төбәктә дә инфекция йоктыручыларның арта баруын билгеләми булмый. Республикада әле хәл чагыштырмача тотрыклы. Инфекция таралмасын өчен барысы да эшләнә.
Хәл кискенләшмәсен өчен һәрберебезгә изоляция шартларын төгәл үтәп, үзебезгә һәм башкаларга карата игътибарлы, җаваплы булырга кирәк.