Коронавирус пандемиясе чорында күпчелек халык кояш күрмичә дүрт стена эчендә бикләнеп утырырга мәҗбүр. Йогышлы авыру таралмасын өчен үзизоляция режимын саклауның никадәр мөһим икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Тик менә кояшка чыкмый утыру организм өчен хәвеф тудыра, ди табиблар.
Кояш нурлары астында организмда Д витамины барлыкка килә. Ул симерүгә, шикәр авыруына каршы тора;
сөякләрне ныгыта (кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итә);
кан составында кальцийны арттыра,
җенес гормоннары (тестостерон, эстроген, прогестерон) эшләп чыгарылуга булыша;
иммун күзәнәкләрен барлыкка китерүдә катнаша;
шешләр үсүне, депрессияне, Паркинсон авыруын булдырмый.
D витамины тән тиресенә кояш нурлары (ультрашәмәхә нурлар) тәэсир итүдән барлыкка килә. Кояш организмга D3 витамины керүнең төп чыганагы булып тора. Ә D2 витамины ризык белән керә, ләкин аның микъдары бик аз, витаминга булган ихтыяҗны тәэмин итәрлек түгел. Әгәр җәй көне кояшта җитәрлек йөрсәк, безнең организм D витаминын синтезларга һәм запаска туплап куярга сәләтле.
D витамины түбәндәге очракларда җитешми:
-рационда майлы балыклар, сөт, каймак, йомырка сарысы булмау;
-организмга кергән кайбер матдәләр тәэсирендә D витаминының таркалып юкка чыгуы;
-экватордан еракта яшәү, кышның – озын, көннең кыска булуы;
-урамда аз йөрү, аеруча көндезге 11дән 15кә кадәр.
D витамины җитмәгәндә организмда җитди үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән: балаларда рахит, өлкәннәрдә остеопороз (сөяк тукымасында матдәләр алмашы бозылу нәтиҗәсендә сөяк тиз сынучанга әйләнү);
йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары, кан басымы күтәрелү, таркау склероз;
иммунитет көчсезләнү, аллергияләр.
Тик витаминны үз белдегегез белән эчә башларга ярамый! Профилактика өчен генә эчәргә уйлаганда да алдан аның сезнең организмда күпме булуын тикшертергә һәм табиб белән киңәшергә кирәк.