+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бер битлекнең бәясе — 425 сум...

Космик хакка битлекләр сатып алу министрның башына җитте.

Космик хакка битлекләр сатып алу министрның башына җитте.

Саратов өлкәсе губернаторы аппараты җитәкчесе һәм министр Олеся Горячева медицина битлекләрен күпләп сатып алуга бәйле җәнҗалдан соң отставкага киткән. Бу хакта 30 апрельдә төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 апрельдә Саратов өлкәсе прокуратурасына төбәк бюджеты исәбенә һәркайсы 425 сум торган 10 мең медицина битлеге сатып алулары турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгатьне Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин юллаган.

Билгеле булуынча, "Саратов даруханә склады" 28 апрель көнне Мәскәү өлкәсенең "Сигмафарм " фирмасыннан 43,36 миллион сумлык 28 мең саклагыч костюмнары, битлекләр һәм күзлекләр сатып алган. Шул исәптән, һәркайсы 425 сум торган 10 мең битлек.

Прокуратура бу мәсьәлә буенча тикшерү башлаган. Склад директорын эштән бушатканнар. Кайбер чыганаклар язуынча, директор министр Олеся Горячеваның ире булып чыккан.

Фото:gtrk-saratov.ru
Читайте нас