Ни өчен Башкортстанда коронавирус йоктыру очраклары көннән-көн арта бара? Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин моңа аңлатма бирде.
Инфекция йоктыручы кешеләрнең күбрәк ачыклана баруы Башкортстанда лаборатор тестларның артуы, авыручылар белән бәйләнештә булган барлык кешеләрнең, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән кайтучыларның тикшерелүе белән бәйле, дип аңлата министр.
Барлыгы республикада 77474 тикшерү үткәрелгән, 71383 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә – 3606 кеше.
Исегезгә төшерәбез: бүген республикада коронавирус белән авыручылар саны 935кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыруның 92 очрагы ачыкланды.
Фото: pixabay.com