Бүген республика дәваханәләрендә 396 кеше дәвалана. Алар арасында 190 кешенең хәле канәгатьләнерлек, 175 кешенең хәле уртача, 31 кеше авыр хәлдә (19ы үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган).
Җиңел формада авыручы 342 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 7 кеше авырудан савыгып чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 183.
Республикада коронавирустан үлүнең яңа очраклары ачыкланмаган.
Пневмония диагнозы белән 70 кеше госпитализацияләнгән. Аларның 37се коронавируска тикшерелгән.
Соңгы тәүлектә 9 кеше пневмониядән савыккан.
Башкортстанда барлыгы 77474 тикшерү үткәрелгән, 71383 кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 3606 кеше тикшерү үткән.