4 майга Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 1102 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә үсеш 80 кеше тәшкил иткән. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
- Тәүлеклек үсеш 8-9 процент тәшкил итә. 438 кеше дәваханәгә урнаштырылды. Аларның 219ы — канәгатьләнерлек хәлдә, 188енең хәле уртача авырлвкта, 31 - авыр хәлдә (19ы ИВЛ аппаратына тоташтырылган), — дип аныклады Башкортстанның сәламәтлек саклау министры.
Өйдә 385 пациент дәвалана. Соңгы тәүлек эчендә 255 кеше (+70 соңгы тәүлек эчендә) савыгып чыккан. Яңа үлем очраклары юк.
Төбәк обсерваторларында 300дән артык кеше яши. Дубайдан кайткан туристлар өчен бүген карантин чоры тәмамланды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы