+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күмертау "МаскаВПомощь" акциясенә кушылды

Җиңү волонтерлары медицина битлекләрен, шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Георгий тасмалары"н таратты.

Җиңү волонтерлары медицина битлекләрен, шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Георгий тасмалары"н таратты.

Акция Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә, бүгеннән бөтен республика буенча битлек режимы эшли башлады.

Шуны да онытмаска кирәк, әгәр без максималь нәтиҗә алырга телибез икән, битлекне дөрес кияргә кирәк:
1. Битлек борынны, авызны һәм иякне тулысынча ябып, йөздә тыгыз утырырга тиеш;
2. Битлекне кулланганда, аңа куллар белән тотыну тыела. Контакт булганда инфекция кулга эләгә һәм организмга күз яки авыз аша керергә мөмкин;
3. Битлекне колак элмәкләреннән тотып кына салырга ярый;
4. Теләсә кайсы җиргә куллар белән тигәндә, аларны җентекләп юарга яки дезинфицияләүче спрей ярдәмендә зарарсызландырырга кирәк;
5. Битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Кулланылган әйберләрне чүп-чарга гына ташларга. Битлекне сакларга, аны сумкага яки кесәгә салырга кирәкми. Алга таба куллану сезнең сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкин;
6. Онытмагыз, медицина битлеге бер тапкыр гына кулланыла.

Фото: "Башинфом" агентлыгы
Читайте нас