+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыручылар янә 34кә артты

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 1136 җитте.

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 1136 җитте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яңа коронавирус йогышының 1136 расланган очрагы теркәлгән. Узган тәүлек эчендә COVID-19 34 кешедә расланган.

Бүген республика стационарларында 446 кеше дәвалана. Аларның 298е — канәгатьләнерлек хәлдә, 114е — уртача авыр хәлдә, 34е — авыр хәлдә (аларның 18е — ИВЛда). Авыруның җиңел формасы белән 417 кеше амбулатор дәвалануда.

Узган тәүлек эчендә 4 кеше савыккан. Барлык чорда мондыйларның саны 259 кеше тәшкил иткән.

COVID-19 белән авыручы пациентлар арасында тәүлек эчендә үлем очраклары теркәлмәгән.

Шулай ук дәваханәгә бер тәүлек эчендә пневмония белән госпитализацияләнгән пациентларның саны — 30. Алар барысы да коронавируска тикшерелгән. Тәүлек эчендә пневмония белән авырган 17 кеше савыгып, дәваханәдән чыгарылган.

Фото: totalhub.ru
Читайте нас