Билгеле табиб Комаровский социаль челтәрләрдә халыкка мөрәҗәгать иткән.
Коронавирусны яисә башка йогышлы авыруларны профилактикалау өчен һич кенә дә антибиотиклар кулланырга ярамый. Бу хакта билгеле табиб Евгений Комаровский Инстаграм сәхифәсендә язган.
"Антибиотикларның вируслы инфекцияләр вакытында профилактик көчкә ия булуын раслау — иң зур мифларның берсе", - дигән табиб. Белгеч ассызыклаганча, мондый "дәвалану", киресенчә, бактериаль өзлегүләр куркынычын арттырачак.
"Антибиотикларны актив кулланган саен, бигрәк тә сәбәпсезгә, бактерияләрнең күпсанлы дару препаратларына бирешмәү ихтималы да югарырак була бара", — дигән Комаровский.
Табиб халыкны үздәвалану белән шөгыльләнмәскә чакырган.
Фото:kubnews.ru