Таҗлы вирусның өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча хәвефле булуын күптән яздылар инде. Ә менә яшьләр өчен ул никадәр куркыныч? Эпидемиологлар бу хакта мәгълүмат белән бүлешкән.
Кырык яшьтән яшьрәкләр өчен коронавирустан вафат булу хәвефе 0,2 процент тәшкил итә, ди алар. Әлеге статистика белән «Российская газета»га биргән интервьюсында Русия Федерациясе Сәламәтлек салау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, РАН академигы Николай Брико уртаклашкан.
"40 яшьтән яшьрәк пациентлар өчен коронавирустан үлү куркынычы 0,2 процент тәшкил итсә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бу - 3,6 процент, ә менә 80не узганнар өчен 15 процентка якынлаша", - дигән ул.
Таҗлы вирусның үлемгә китергән очракларын тикшергәннән соң, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән: әлеге авырудан вафат булучыларның күбесе табибларга соң мөрәҗәгать итүе аркасында гомере белән хушлашкан.