+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иммунитет түбәнәюнең төп сәбәбе нәрсәдә?

Табиблар организмның чирләргә каршы торучанлыгы нилектән кимүен ачыклаган.

Табиблар организмның чирләргә каршы торучанлыгы нилектән кимүен ачыклаган.

Кеше иммунитеты начараюның төп сәбәпләренең берсе — контрольсез антибиотиклар куллану. Бу хакта "Известия" басмасына интервьюсында табиб аллерголог-иммунолог Марина Аплетаева белдергән.
Табиб билгеләп үтүенчә, соңгы елларда балалар һәм өлкәннәр ешрак авырый һәм инфекция авыр үтә. Иммунитет начарлану сәбәпле, организм вируслар белән көрәшә алмый.
Аплетаева сүзләренә караганда, антибиотиклар вирусларны юк итми, алар вируслы авырулар нәтиҗәсендә барлыкка килә торган бактериаль инфекцияләрне дәвалый.
Н. И. Пирогов исемендәге Русия медицина университетының иммунология кафедрасы доценты, аллерголог-иммунолог Ольга Пащенко шулай ук антибиотикларны табиб контроленнән башка куллану организмның микрофлорасына начар йогынты ясавын билгели.
"Без антибиотикларны дөрес кабул итмәгән саен, флора аларга өйрәнә", — ди белгеч.

Фото:rg.ru
Читайте нас