+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан башкаларга да ярдәмгә әзер

Республиканның 16 компаниясе коронавирус белән көрәшкә тәгаенләнгән продукцияне башка шәһәрләр өчен дә җитештерергә әзер предприятиеләр исемлегенә керде.

Республиканның 16 компаниясе коронавирус белән көрәшкә тәгаенләнгән продукцияне башка шәһәрләр өчен дә җитештерергә әзер предприятиеләр исемлегенә керде.

Бу исемлек Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан ВЭБ. РФ дәүләт корпорациясе белән берлектә шәһәрләрне коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары белән тәэмин итү өчен оештырылган.

Әле Башкортстанда 5 моношәһәрнең 16 предприятиесендә шәхси саклану чаралары җитештерелә, алар Бәләбәйдә, Белоретта, Благовещенда, Күмертауда һәм Нефтекамада. Тулаем алганда, предприятиеләр тәүлегенә 18 меңгә якын шәхси саклану чарасы җитештерә.

Саклану чараларын җитештерүче иң күп предприятиеләр Благовещенда – 7 компания. Мәсәлән, “Смена” компаниясе - тәүлегенә 150, “ЭнергоСнабСервис” җәмгыяте 1000гә якын битлек тегә.

Нефтекамада “Метро” предприятиесе “Камея” җәмгыяте белән берлектә тәүлегенә 9 меңгә якын битлек тегә. Бәләбәй, Күмертау, Белорет предприятиеләре дә саклану чаралары җитештерә.

Фото: dailydealsfactory.com


Читайте нас