+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мондый операция - Русиядә беренче тапкыр!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында медицина тармагында күп эшләр башкарыла.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында медицина тармагында күп эшләр башкарыла.

Уфаның интеллектуаль нейрохирургия клиникасы Русиядә треморны дәвалау буенча наркозсыз операция уткәрүчеләрдән беренче булып тора. Табиблар аңа ике ел әзерләнгән һәм МРТ контроле астында фокусланган ультратавыш ярдәмендә үткәрә алган.

Беренче пациент - Паркинсон авыруыннан җәфаланган 68 яшьлек ир. Ул ветеринар булып уңышлы эшләгән һәм хәтта хайваннарда кесарево кисү ясаган, әмма соңгы вакытта мәкерле чир аның бу мөмкинлекләрен чикли: кулларын нык дерелди.

Сигез табиб, бер үк вакытта авыруның торышын күзәтеп, ювелир операция башкарган. Нәтиҗәдә, алар пациентта треморның тулысынча юкка чыгуына һәм инвазив булмаган таламатомияне үтәүгә ирешкән. Операция вакытында һәм операциядән соң ир бернинди дә шикаять белдермәгән.

Кич белән пациентның баш миенә контроль МРТ ясалган, өзлегүләр ачыкланмаган.
Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас