+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров: “Алар безнең кешеләр, без аларны яхшырак дәвалаячакбыз”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районындагы “Березки” ял йорты базасындагы обсерватор территориясендә булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районындагы “Березки” ял йорты базасындагы обсерватор территориясендә булды.

Әле анда Якутиядәге Чаянда нефть-газ чыганагыннан кайткан 400ләп вахтачы урнаштырылган.
Вахтачыларны Магнитогорск аэропортында каршы алып, барлык тиешле санитар чараларны үткәрделәр, коронавируска тестлар алдылар. ОРВИ билгеләре булган бер кешене изоляцияләп, дәваханәгә озаттылар. Соңрак ковид-19 ике вахтачыда расланды, аларны һәм алар белән яшәгән дүрт кешене дә кичекмәстән госпитализацияләделәр.
Вахтачылар биш корпуста, бер бүлмәдә ике-өч кеше урнаша. Һәр номерда уңайлы шартлар тудырылган: душ, мебель, телевизор, электр чәйнеге.
Радий Хәбиров вахтачылар белән аралашты, аларның көнкүреш шартлары белән кызыксынды.
– Без үз кешеләребезне Якутиядән чыгаруны дәвам итәбез. Якын арада коронавируска тест нәтиҗәсе тискәре булганнар кайтачак, – диде республика җитәкчесе. – Ләкин безгә әле коронавирус расланганнарны кайтарырга рөхсәт итмиләр. Ләкин без аларны кайтару җаен табачакбыз. Алар безнең кешеләр һәм без аларны яхшырак дәвалаячакбыз.


Читайте нас