+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республикада к-вирус белән зарарлануның 84 яңа очрагы теркәлгән

К-вирус инфекциясе турында соңгы яңалыклар.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары 84кә артты һәм 1416га җитте. Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 391 кеше коронавирустан дәвалана.

Дәваханәдә ятучыларның 227се канәгатьләнерлек хәлдә, 169 кешенең хәле уртача, 27 пациент авыр хәлдә (аларның 17се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган).

Соңгы тәүлектә 26 кеше коронавирустан савыгып дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 435. Бүгенгә республикада янә 1 кеше вирустан үлгән, ул — 59 яшьлек Бәләбәй шәһәре вәкиле. Шулай итеп, барлыгы республикада вирустан 15 кеше үлде.

Үткән тәүлектә пневмония белән госпитализацияләнгән 29 кешенең барысы да коронавируска тикшерелгән. 32 кеше пневмониядән савыгып дәваханәдән чыккан.

Республикада әле барлыгы коронавируска 113123 тикшеренү үткәрелгән, 106074 кешедән анализ алынган. Соңгы тәүлектә 5673 тест эшләнгән, 4885 кеше тикшерелгән.


Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас