+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан табибы коронавирустан үлгән

Башкортстаннан табиб Наил Саматов 6 майда 29нчы яшендә Мәскәү өлкәсендә вафат булган. Бу хакта Егорьевск үзәк дәваханәсе вәкилләре социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Башкортстаннан табиб Наил Саматов 6 майда 29нчы яшендә Мәскәү өлкәсендә вафат булган. Бу хакта Егорьевск үзәк дәваханәсе вәкилләре социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Наил Саматов 2020 елның 30 гыйнварыннан шушы шәһәрнең 3нче дәваханәсендә участок табиб-терапевты булып эшләгән. Былтыр ул «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

Чыннан да, апрель урталарында Наил авырып, "больничный" ала. Аның температурасы атна буе 41°C була, аннары Наил Саматов Егорьевскида ике атна "ИВЛ" аппаратында ята. Табибның хәле начарлана һәм аны реанимобильдә Мәскәүгә алып баралар, ләкин коткарып кала алмыйлар.

"Идел Реалии" басмасы хезмәттәшләренең "Наил Саматов эштә коронавирус йоктырган" дигән сүзләрен китерә. Табиб Covid-19 расланган авыру янына чакыруга барган. Медикның битлек һәм перчаткалары гына булган, беренче вакытта аларны саклагыч костюмнар белән тәэмин итмәделәр, дип сөйләгән хезмәттәшләре.

Наил Саматовның исеме Русия табиблары башлангычы буенча барлыкка килгән «Хәтер исемлеге»нә кертелгән. Бу исемлеккә коронавирус пандемиясе вакытында һәлак булган медицина хезмәткәрләренең исемнәре языла.

Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Фото: gorobzor.ru


Читайте нас