Өрек — күпләрнең яраткан җимеше. Ул сусыл, татлы тәме белән генә түгел, организм өчен кирәкле микроэлементларга бай булуы белән дә файдалы. Иң элек Төркиядә үстерелеп, хәзер инде дөньяның төрле тарафларына таралган бу җимеш төрле авырулардан дәва була.
Анда калий күп, шуңа да өрек кан тамырлары өчен файдалы.
Анемия яисә азканлылык белән җәфаланучыларга да өрек ашарга кирәк. Өрекнең 2,1 процентын тимер тәшкил итә. Йөкле хатыннарга, үсмерләргә, сабыйларга сезон вакытында өрекне көн саен ашарга кирәк.
Магний, В витаминына бай бу җимеш нервларны тынычландыра, баш авырту, ару, депрессия вакытында хәлне җиңеләйтә.
Өректә С витамины да шактый. Вируслы авырулар чорында иммунитетны ныгыту максатыннан да өрек ашагыз.
Әфлисун төсле бу җимеш йодка бай. Калкансыман биз, атеросклероз авыруларын булдырмау өчен, холестерин югары булганда да аның файдасы бар.
Аңардагы макро- һәм микроэлементлар антиоксидант көченә ия. Алар организмдагы авыр металларны, шлакларны чыгарырга ярдәм итә. Бета-каротин яисә А витамины күп булган бу җимеш күрү сәләтенә дә уңай йогынты ясый.
Өректә майлар да, аксым да юк дәрәҗәсендә. Матур гәүдә турында хыялланучылар өчен өрек - бер дигән диетик ризык, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.