+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Елмаерга безгә соң түгелдер, туташ, кем белә?..”

Бүген – Халыкара шәфкать туташлары көне. Пандемия бу шәфкатьле һөнәр ияләренә ничек йогынты ясады?

Бүген – Халыкара шәфкать туташлары көне. Пандемия бу шәфкатьле һөнәр ияләренә ничек йогынты ясады?
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, республикада март-апрель айларында, үткән ел белән чагыштырганда, шәфкать туташлары өчен вакансияләр биш тапкыр күбрәк ачылган. Кайбер тәкъдимнәр башка төбәкләрдән дә булган.
Март-апрельдә ачылган вакансияләрнең 85 проценты һөнәри стаж таләп итмәгән. Вакансияләрнең ун процентында - 1-3 ел стаж, 5 процентында өч елдан артык стаж кирәк булган.
Шул ук вакытта эш эзләүчеләр арасында алты елдан артык эш стажы булган шәфкать туташларының резюмесы күбрәк – 41 процент. Тәҗрибәсез белгечләрнең резюмесы – 28 процент. Бер елдан артык эш стажы булганнарныкы – 31 процент.
Бу язда шәфкать туташының бер вакантлы урынына бары бер кандидат туры килә, бу кадрлар дефициты турында сөйли (норма – бер вакансиягә 5-6 резюме).
Шәфкать туташларына ихтыяҗ белән бергә аларга тәкъдим ителүче хезмәт хакы да үскән. Үткән ел март-апрельдә Башкортстанда шәфкать туташларына 22 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителсә, быел 28,4 мең сумга кадәр күтәрелгән. Шулай да бу эш эзләүчеләрнең көткәннәреннән бераз азрак, резюмеда күрсәтелгән уртача хезмәт хакы – 29,9 мең сум.
Фото: Kp.ru
Читайте нас