Иң әйбәт мумие кара төстә, ялтырап һәм аңардан җиңелчә генә нефть исе килеп тора. Учка салгач, йомшарып китсә, мумие яхшы сыйфатлы дигән сүз.
Мумие организм тукымаларына тиз үтеп керә. Тиешле дәрәҗәдә эчкәндә ул кәефне яхшырта, йөрәкне ныгыта.
Мумие тышкы һәм эчке сизү органнарын ныгыта, зарарлы матдәләрне эретә, чистарта, салкын тиюдән килеп чыккан чирләрне дәвалый.
Мумие сынган сөякләрне, тайган, тартылган урыннарны төзәтә.
Кан какырганда, эчтә газлар җыелганда мумие эчү файдалы.
Буыннар сызлаганда, тән арыганда 2-3 йомырка сарысына мумие кушып эчәргә киңәш итәләр.
Яңа җәрәхәтне мумие ярдәмендә (эчеп тә, тәнгә сылап та) дәваларга мөмкин, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Фото: “Саулык. Татар халык медицинасы”.