"Уфа" аэропортына Якутиядән вахтачылар белән чираттагы рейс килде.
12 майда «Якутия» авиакомпаниясенең SYL 9238 рейсы Талаканнан Уфага Чаянда ятмасында эшләгән 139 вахтачыны алып кайтты.
Самолет Уфага төшкәч, салонга санитар табиблар һәм аэропорт вәкилләре керде. Алар пассажирларны, температурасын тикшереп, трап янында көткән автобусларга утыртып, обсерваториягә озатты.
Аэропортның рейска хезмәт күрсәтүче барлык хезмәткәрләре дә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгән, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Пассажирларның багажына, шулай ук һава судносына "Республика дезинфекция үзәге" дезинфекция үткәргән.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.