+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманча үзәк районнардан пациентларны да кабул итәчәк

Уфа районында төзелүче 16 мең квадрат метрлы яңа клиника-диагностик йогышлы авырулар үзәге республикабыз башкаласы пациентларын гына түгел, якындагы районнардан да авыруларны кабул итәчәк. Бүген Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров шундый боерык бирде.

Уфа районында төзелүче 16 мең квадрат метрлы яңа клиника-диагностик йогышлы авырулар үзәге республикабыз башкаласы пациентларын гына түгел, якындагы районнардан да авыруларны кабул итәчәк. Бүген Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров шундый боерык бирде.

– Бүген коронавируслы пациентлар республика буенча 43 медицина учреждениесендә урнаштырыла. Бу бик дөрес түгел. Шуңа күрә 25 майда яңа йогышлы авырулар дәваханәсен сафка керткәч тә анда һичьюгы Уфага якын районардан пациентларны госпитализацияләргә мөмкин, – дип ассызыклады республика җитәкчесе. – Монда авырулар өчен дә, медицина персоналына да шартлар яхшырак. Димәк, дәвалау да яхшырак булачак. Бу инфекция таралуны тыячак.
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров тиз төзергә мөмкинлек бирүче заманча технологияләр сайлануын билгеләде. Уханьдагы профильле госпитальләр мисалында медицина хезмәткәрләре өчен 46 урынлык ике тулай торак булдырылган.
Төп корпуслар 380нән алып 470 пациентка кадәр кабул итә алачак. Дәваханәне 52 кеше хезмәтләндерәчәк.
Курай формасы юкка сайланмаган. Бу дизайнерлык бизәлеше генә түгел, мондый инженерлык төзелеше фасад өлешендә “чиста” коридорларны кыскартырга мөмкинлек бирә. Моның аркасында табиблар да, пациентлар да кирәкле биналарга тизрәк керә ала.
Әле 600 төзүче эшли. 80 процентка якын төзелеш материаллары Башкортстанда әзерләнгән. Яңа үзәк республика Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасында иң заманча объектларның берсе булачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас