+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Коронавирустан кан күчерү ярдәм итә

Башкортстанда коронавирустан савыгучыларның кан плазмасын авыруларга күчерә башладылар.

Башкортстанда коронавирустан савыгучыларның кан плазмасын авыруларга күчерә башладылар.
Республика кан күчерү станциясе БДМУ белән берлектә коронавирустан терелгән донорларның плазмасын әезрләү белән шөгыльләнә.
9 майда үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган авыр хәлдәге пациентка шундый плазма күчерелде. Кан күчерү көчле дәвалау нәтиҗәсе бирде, пациентның хәле яхшырды, аны үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратыннан алдылар.
– Терелгән кешеләр плазмасында вируска каршы антитәнчекләр бар. Алар авыруга күчерелгәч, вирус белән көрәшергә ярдәм итә һәм көчле дәвалау нәтиҗәсе бирә. Пациент вируска әзер антитәнчекләрне ала, пассив иммунитет формалаша, – дип билгели Республика кан күчерү станциясенең баш табибы Рамил Хәмитов.
Коронавирус кичергән Башкортстан кешеләреннән, терелгәннән соң бер ай үткәч, плазма доноры булуларын һәм авыр хәлдәге авыруларның гомерен саклап калуын сорыйлар. Кан күчерү станциясенә мөрәҗәгать итү өчен телефон: 7 (347) 200 94 01.
Фото: pixabay.com
Читайте нас