Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковның коронавирус белән авыруын язган идек инде. Бүген аның хәле ничек икән?
Песков ике яклы пневмония белән дәваханәдә ятуын һәм авыруны ничек эләктерергә мөмкинлеген хәбәр иткән. Бу хакта «shahrikazan.ru» яза.
Аның сүзләренчә, гаиләсе ай ярым өйдә утырган, бөтен саклык чараларын да күргән. «Мин эшкә йөрдем, үзем дә сакландым. Безнең зур утырышлар юк хәзер, бер-беребез белән төрле элемтә чаралары аша сөйләшәбез, саклану чараларын кулланабыз. Бер-беребезнең кабинетына кереп йөрмибез. Кергән һәм чыккан документлар махсус спрей белән дезинфекцияләнә.
Әмма вирус, чынлап та, бик мәкерле икән. Бер кешедән икенчесенә бик җиңел күчә. Хроник авыруы булган һәм өлкән яшьтәгеләргә өйдә утырырга кирәк», – дигән ул.
Песков Президент белән соңгы тапкыр бер ай элек күрешкән.