+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туймазы COVID-19 госпиталендә бердәм команда эшли

Бүген, 14 майда, Туймазы үзәк район дәваханәсенең COVID-19 госпиталендә медицина хезмәткәрләренең икенче сменасы эш вахтасын тәмамлады.

Бүген, 14 майда, Туймазы үзәк район дәваханәсенең COVID-19 госпиталендә медицина хезмәткәрләренең икенче сменасы эш вахтасын тәмамлады.
Тәҗрибәле, фидакарь, эшсөяр, үз-үзенә, һөнәри осталыгына ышанган табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар 14 көн дәвамында катлаулы, шул исәптән, психологик яктан гади булмаган шартларда госпитальдә авыруларны дәвалады. Смена хезмәткәрләренә үзәк район дәваханәсе хакимиятеннән рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Беренче смена исә 30 апрельдә вахтасын төгәлләгән иде. Батыр йөрәкле, үз-үзенә ышанган, кыю табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар бик катлаулы, яңа шартларда эшне оештыру тәҗрибәсе алды.
“Бик күп нәрсәләр өчен борчылдым, әлбәттә: дәвалауның сыйфаты, кечкенә коллективның психологик яктан ярашуы, туклануны оештыру, килеп туган хәлләрдә оператив рәвештә карарлар кабул итү һәм башкалар. Барысы да килеп чыкты”, – дип яза социаль челтәрләрдә Туймазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.
Госпитальнең тормышын тышкы яктан тәэмин иткән даруханә коллективына, программистларга, статистларга, хуҗалык, кухня хезмәткәрләренең һәркайсына зур рәхмәт белдерә җитәкче.
Муниципалитет территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга кагылышлы брифингта әйтелгәнчә, 12 майга Туймазыда коронавирус йоктыруның 29 очрагы теркәлгән. Авыруларга карата барлык тиешле чаралар да күрелә. Алар белән элемтәдә булган кешеләр изоляциягә җибәрелә. 12 кеше савыккан.
Шушы көннәрдә Туймазы үзәк район дәваханәсенә COVID федераль программасы кысаларында бронх-үпкә паталогиясе булган авыруларны дәвалауда кулланылучы йомшак оптика-җепселле бронхоскоп кайтарылган. Федераль программа COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дәваланучы госпитальләрне җиһазландыруга юнәлтелгән.
Шушы көннәрдә дәваханәнең коронавирус инфекциясе йоктырган авырулар белән турыдан-туры эшләүче провизор бүлеге хезмәткәрләре дә “Бердәм Русия” партиясеннән бүләкләр – азык-төлек җыелмасы алган.
Читайте нас