Башкортстанның Балтач районында яшәгән ханым коронавирус инфекциясенең 17нче корбаны булды, дип хәбәр итәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
"Соңгы тәүлек эчендә COVID-19 диагнозы белән расланган үлем очрагы теркәлде. Ул - Балтач районында яшәүче 59 яшьлек хатын. Патологоанатомик нәтиҗәләргә караганда, үлемнең сәбәбе COVID-19 буларак билгеләнгән", - дигәннәр анда.
Әлеге министрлык Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә коронавирус инфекциясе булу сәбәпле, өч бүлекнең карантинга ябылуы турындагы мәгълүматны раслады. Алар — кардиология, урология, шулай ук теш-йөз хирургиясе бүлекләре.
Шулай ук хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, COVID-19 инфекцияле кешеләр арасында бу дәваханәнең пациентлары гына түгел, медицина хезмәткәрләре дә бар.