+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Карлыган яфрагы коронавируска каршы яхшы чара икән

Табигатьтә һәртөрле авыруга каршы дару табып була диләр. Менә һәркайсыбызга таныш булган кара карлыган яфрагы бөтен дөньяны хәвефкә салган коронавируска каршы бик шәп чара икән.

Табигатьтә һәртөрле авыруга каршы дару табып була диләр. Менә һәркайсыбызга таныш булган кара карлыган яфрагы бөтен дөньяны хәвефкә салган коронавируска каршы бик шәп чара икән.

Кара карлыган яфрагы - витамин җитмәгәндә, иммунитетны ныгыту, вируслы авырулар белән көрәшкәндә алыштыргысыз. Карлыган яфрагын, коронавирустан саклану чарасы буларак, организмны ныгыту өчен дә кулланырга була. Бу максатта карлыган яфрагы чәе эчәргә була. Дөрес, чаманы онытмаска кирәк. Артык күп карлыган чәе зыянлы булырга мөмкин, бигрәк тә аллергияле, тромбофлебит күзәтелгән кешеләргә сак булу сорала.
Кара карлыган яфрагы буыннар һәм бөер авыруларын дәвалауда да кулланыла. Яфраклардагы С, К, Р витаминнары салкын тигәндә, подагра, ревматизм, сидек юллары авыруларын кисәтү өчен дә файдалы.

Карлыган яфрагы белән чәйне болай әзерлибез:
6 кара карлыган яфрагына 250 мл кайнап чыккан кайнар су салабыз. 15 минут сүрән утта кайнатып алсаң да ярый. Чәйне бал, шикәр комы, йә үзен генә дә эчәргә киңәш ителә.
gastronom.ru
Читайте нас