Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 15 маенда яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга турыдан-туры ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр турындагы 484 санлы карарга үзгәрешләр кертелде. Үзгәртелгән карарда "фактта эшләнгән вакыт өчен" сүзләре төшереп калдырылган.
Табибларга өстәмә түләү - аена 50 000 сум, урта медицина персоналына, кече медицина персоналына һәм ашыгыч медицина ярдәме водительләренә аена 25 000 сум каралган.
Стационар шартларында СОVID-19 инфекцияле пациентларга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр түбәндәгечә каралган: табибларга - аена 80 000 сум, урта медицина персоналына - аена 50 000 сум, кече медицина персоналына - аена 25 000 сум.