Башкортстанда #МаскаВПомощь акциясе дәвам итә.
Күптән түгел төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендәге киңәшмәдә республиканың битлекләр алыр өчен акча бүләргә, аларны волонтерлар ярдәме белән мохтаҗларга бушлай таратырга әзер булуын билгеләп үткән иде. Шул уңайдан республиканың барлык районнарында да #МаскаВПомощь акциясе узды.
Әйтергә кирәк, Баймакта бу акция икенче тапкыр узды. Битлекләр җәмәгать транспорты һәм кибетләр алдында таратылды.
Хөрмәтле дуслар, исегезгә төшерәбез: Башкортстанда битлек режимын үтәмәгән өчен штраф каралган.
Фото: Баймак хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты сайтыннан.