Хезмәт бурычларын үтәгәндә коронавирус йоктырганнар республиканың иң яхшы шифаханәләрендә реабилитация үтә алачак. Бу хакта бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб киңәшмәсендә хәбәр итте.
Сүз иң беренче чиратта табиблар, социаль хезмәткәрләр, “Роспотребнадзор” һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында бара.
– Миңа сезнең ведомстволарда хезмәт бурычын үтәгәндә күпме кешенең коронавирус йоктыруын ачык аңларга кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Булган ярдәм чараларыннан тыш, мин шифаханәләр ачылу белән аларның бер-икесен бу хезмәткәрләргә реабилитация үтү өчен билгеләргә карар кылдым.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, бу максатларга “Янгантау” яисә “Йоматау” шифаханәләрен карарга мөмкин.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан