7 майда Мәчетле районындагы “Карагай” шифаханәсе базасында Якутиядән кайткан вахтачылар өчен обсерватор булдырылган иде.
14 көн анда 180 кешегә тәүлек әйләнәсенә мдицина хезмәткәрләре бригадасы тарафыннан күзәтү оештырылды. Вахтачылар уңайлы номерларда урнашты: душ, Интернет, телевизор белән файдалану мөмкинлеге булды. Аларның азык-төлекне онлайн китертү мөмкинлеге дә чикләнмәде. Аеруча кәҗә кымызы, бал, камыр ашларына ихтыяҗ зур булды.
Обсерватордагы кешеләр тәүлек әйләнәсенә колл-үзәк аша эшләде. Анда килгән көнне һәм унынчы тәүлектә һәммәсе дә коронавируска анализ тапшырды. Беркемдә дә инфекция ачыкланмады. Вахтачыларның сәламәтлеген тәүлек әйләнәсенә тикшереп тордылар.
Бүген вахтачылар 14 көнлек карантиннан соң өйләренә кайта. Барысының да кәефе дә, сәламәтлеге дә яхшы. Аларга тулы документлар пакеты, шифаханә турында реклама продукциясе һәм юлга азык-төлек бирделәр.
Күпләр бирегә гаиләләре белән яңадан ял итәргә килергә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга, якыннарына да шифанәне тәкъдим итәргә теләвен әйтте. Биредә үткән көннәре өчен республика Башлыгына, шифаханә хакимиятенә рәхмәт белдерде.
Фото: “Карагай” шифаханәсе