+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Белорет дәваханәсендә хәл нинди?

Белорет үзәк район клиник дәваханәсенең баш табиб вазыйфасын башкаручы Виктор Чубик 19 майда ике корпусның карантинга ябылуы турында хәбәр итте. Педиатрия корпусыннан барлык пациентларны чыгару башкарыла.

Белорет үзәк район клиник дәваханәсенең баш табиб вазыйфасын башкаручы Виктор Чубик 19 майда ике корпусның карантинга ябылуы турында хәбәр итте. Педиатрия корпусыннан барлык пациентларны чыгару башкарыла.
Дезинфекция үткәрү башланган. Бүген дезинфекция тәмамлана. Пациентлар белән бәйләнештә булмаган хезмәткәрләр эшкә чыгачак.
– Үзәк корпусны карантиннан чыгару планы да эшләнгән. Барлык коронавирус ачыкланган пациентларны һәм хезмәткәрләрне амбулатор яисә госпитльләрдә дәвалауга күчерү оештырылды. Инфекциягә яңадан анализ алынды, бүген ике анализ нәтиҗәсендә дә коронавирус ачыкланмаган һәм дәвалануы тәмамланган пациентлар 14 көнгә өйләренә изоляциягә җибәрелә, – ди Виктор Чубик.
Баш табиб вазыйфасын башкаручы әйтүенчә, корпуста коронавирус ачыкланган пациентлар юк.
Корпус периметрлары буенча сакчылар эшләвен дәвам итә, дәваханә шәһәрчегенә керү тыелган. Пациентларның шәхси әйберләре 15-19 сәгатьләрдә кабул ителә. Үзәк капкалар янында бу вакытта ике хезмәткәр кизү тора.
Хирургия, онкология, травматалогия медицина ярдәме вакытлыча завод поликлиникасында оештырылуын билгели баш табиб вазыйфасын башкаручы.
Фото: beloreck-tv.ru
Читайте нас