+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Геройлар - безнең арабызда!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көн саен социаль челтәрләрдә яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш алып баручы республика табиблары турында сөйләвен дәвам итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көн саен социаль челтәрләрдә яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш алып баручы республика табиблары турында сөйләвен дәвам итә.

Бүген төбәк җитәкчесе Нефтекама психоневрология интернатының 25 яшьлек фельдшеры Даниил Хлебников хакында бәян итте.
Медицина хезмәткәре үзенең беренче 14 көнлек вахтасына учреждениедә 11 апрельдән “Роспотребнадзор” билгеләгән карантин вакытында эләгә.
Ул барлык медицина персоналы арасында вазыйфа буенча иң югарысы була һәм беренче ун көндә медицина эшчәнлеге белән идарә итүне үз өстенә ала. Социаль хезмәтләр күрсәтелүче барлык температуралы кешеләрне тикшерә, ОРЗ билгеләре булган интернатта яшәүчеләрне башкалардан аера, компетенциясе кысаларында дәвалау билгели. Өлкәннәрнең, Нефтекама шәһәр дәваханәсе табиблары һәм интернатның бүлек мөдире, табиб киңәшләренә таянып эш итә.
Карантин һәм коронавирус инфекциясе турындагы агрессив яңалыклар агымы шартларында яшь белгеч авыру таралмасын өчен барлык мөмкин булган чараларны күрә.

Фото: https://www.instagram.com/khabirovradii/
Читайте нас