Коронавирус - мәкерле авыру. Күпләр аны йоктырганын белмәскә дә мөмкин. Ә үзе шул вакытта эшкә йөреп, туганнары янына барып, инфекция таратырга мөмкин. Менә ут күршебез Татарстанда телевидение тапшырулары алып баручы Альбина Асылгәрәева да күптән түгел үзенең ковид эләктерүен белгән: “Үз инициативам белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде”, - ди ул.
Коронавирус белән авыруын ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
“Ковидка тест ясадым, ул уңай булып чыкты. Анализ бирүемнең сәбәбе: температура, томау, ангина, тимгелләр чыкты, ис һәм тәмне сизми башладым. Тестны түләүле үттем. Өйгә чакырткан дәваханә табиблары аны ясаудан баш тартты. Әмма ике атнага больничный һәм ОРВИдан дәвалану яздылар.
Минем анализ Роспотребка барып җиткәч, алар "Өйдә утырыгыз. Карантин!" кебегрәк язу җибәрде.
Иң кызыгы: үз теләгем белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде. Мин дусларыма, эшкә йөргән булыр идем, әбиемә дә барган булыр идем.
Менә шундый хәлләр. Үзегезне саклагыз, бу зараза әле янәшә. Өйдә утырам. Арыдым. Ис сизү акрынлап кайта. Икенче тест ясадым. Ул тискәре булыр дип ышанам”, - дигән Альбина.
Ә без аның тизрәк сәламәтләнүен телибез, дип яза shahrikazan.ru.