Төбәк губернаторы үзе дәваханәгә килгән.
Туланың өлкә дәваханәсендә эчке кием өстеннән генә үтәкүренмәле саклагыч костюм кигән шәфкать туташы турында язып чыккан идек инде. Фотосы Интернетны шаулаткан кыз бу гамәлен костюмда бик эссе булуы белән аңлаткан.
Ил буенча шау-шу тудырган медицина оешмасы хезмәткәрен төбәк губернаторы Алексей Дюмин яклап чыккан.
Дәваханәнең баш табибы Анна Савищева белдерүенчә, туташ - бик яхшы хезмәткәр һәм үз һөнәренең остасы. Фото Интернет челтәренә таралгач, губернатор шәфкать туташы белән шәхсән очрашып, аңа һәм барлык табибларга хәзерге авыр шартлардагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән.
"Аның позициясе — табиблар тышкы кыяфәте өчен шелтәгә түгел, ә хезмәтләре өчен рәхмәткә лаек", — дигән баш табиб губернаторның бу мәсьәләгә карашы турында.
Шәфкать туташы дәваханәдә эшләвен дәвам итә.
Фото:russian.rt.com