Илдә һәм республикада коронавирус таралуга бәйле хәл берникадәр тотрыкланса да, явыз афәт тиз генә чигенергә җыенмый. Башкортстанда, мәсәлән, соңгы атналарда көн саен 80-90 чамасы яңа авыру очраклары теркәлә, шул ук вакытта коронавирус республика территориясенә үтеп кергәннән алып савыгучылар саны да меңгә якынлашты. Әйтергә кирәк, баштагы чорда авыручылар санының тәүлегенә бер-ике генә теркәлеп, бүген тотрыклы рәвештә 80-90 күрсәткечендә саклануы Covid-19га медицина тестларының дистәләгән, йөзләгән тапкыр күбрәк үткәрелә башлавы белән аңлатыла. Бу җәһәттән тестлар үткәрү саны һәм, гомумән, коронавируска каршы көрәш чараларының оештырылу дәрәҗәсе буенча Башкортстан илдә әйдәүче төбәкләрнең берсе булып тора. Үз чиратында, коронавируска тестларның шулай күпләп үткәрелүе аның арытаба таралуына чик куя һәм, шул рәвешле, күрелүче колачлы чаралар нәтиҗәсендә, тиздән авыручылар саны кими башлар һәм явыз афәт авызлыкланыр, дип көтелә.
Аңлашыла, килеп туган хәл-шартларда коронавируска каршы көрәштә бүрәнәнең авыр башы табиблар һәм медицина хезмәткәр-ләре иңнәренә ятты. Бу җәһәттән ил Президенты Владимир Путин үзенең чыгышларының берсендә аларны “күзгә күренмәгән сугышта алгы сызыкта баручы солдатлар”, дип атады. Коронавирус авырулы пациентлар белән эшләүче табибларга, медицина хез-мәткәрләренә, ашыгыч яр-дәм машинасы водитель-ләренә 25 мең сумнан 75 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр булдырылуы да беренче чиратта шуның белән аңлатыла. Чөнки, бер яклап, алар гомерен сәгать саен, минут саен хәвеф астына куйса, икенчедән, илдә, республикада коронавируска бәйле хәлнең ничек үсеш алуы да, нигездә, аларның эшен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле оештыруына һәм һөнәри бурычларын җиренә җиткереп башкаруына бәйләнгән.
Бу яктан Башкортстан табибларын данлар, алар-ның хәвефле дә, авыр да хезмәте алдында баш ию өчен ныклы нигез бар. Бүген республикада явыз вирус йоктыручылардан савыгучылар саны меңгә якынлашып, үлүчеләр 18 кеше белән чикләнә икән, аңлашыла, бу — беренче чиратта, табибларыбызның зур казанышы. Дөрес, коронавирус белән көрәштә аерым җиңелүләр дә булды. Әйтик, авыруның киң таралуына аның Башкортстанның йөзек кашы булган Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә үтеп керүе дә кире йогынты ясады. Нәтиҗәдә, анда дәваланганда вирус йоктырган пациентлар соңыннан башка район-шәһәрләрдәге статистиканы начарайтты. Ихтимал, узган атнада бу дәваханәнең элекке баш табибының үз теләге белән эштән китүе дә шуның белән аңлатыладыр.
Шул ук вакытта республиканың төп дәваханәсендә булган гадәттән тыш хәл башка медицина учреждениеләрендә хәвефсезлек чараларын бермә-бер көчәйтергә этәргеч бирде. Бүген аларда сәламәтлек саклау учреждениесенә вирус үтеп кермәсен, башка диагноз белән килүчеләр үз хәвефсезлеге өчен борчылмыйча, нәтиҗәле медицина ярдәме алсын өчен барлык тиешле чаралар күрелә. Без моны Федоровка районы үзәк дәваханәсендә үз күзләребез белән күреп, шуңа ныклы инанып кайттык.
Федоровка үзәк дәваханәсе баш табибы һәм медицина персоналы белән күрешкәнче безне тәүдә “җиде иләк аша” үткәрделәр. Бу очракта “иләк” сүзен юкка гына кулланмыйм, чөнки регистратурага барып җиткәнче һәркем мотлак рәвештә “смотровой фильтр” аша үтәргә тиеш. Гади пациентлар да, хакимият вәкилләре дә, министрлар да. “Смотровой фильтр”да зур тәҗрибәле медицина хезмәткәре Раиса Блинникова тәүдә махсус сыекча белән кулларны зарарсызландыра, аннары, “маңгайга атып” тән температурасын үлчи, бармакка кидерелә торган заманча җиһаз ярдәмендә йөрәк эшчәнлеген, пульсны ачыклый, гомум сәламәтлек торышы турында сораша. Бу мәгълүматлар һәм кайдан килү, исем-шәрифләр — барысы да махсус журналга теркәлә. Сәламәтлек торышы вирус булуга шик тудырмаган очракта гына ул дәваханәгә үтеп керү өчен махсус рөхсәт кәгазе бирә. Шунсыз медицина учреждениесенә кертмиләр, ә вируска шик булган авыруларны өстәмә тикшерү һәм дәвалау өчен махсус табиблар төркеменә юллыйлар. Алар аерым бинада эшли һәм анда вирус таралмасын өчен керү-чыгу урыннары да аерым. Ягъни мондый авыруларның юлы дәваханәгә мөрәҗәгать иткән башка пациентларныкы белән берничек тә кисешми.
— Әлбәттә, поликлиникага һәм дәваханәгә килгән һәркемне шушы рәвешле махсус фильтр аша үткәрү алар өчен дә, безнең өчен дә берникадәр уңайсызлыклар тудыра. Әмма шунсыз мөмкин түгел, чөнки хәвефсезлек әлеге хәл-шартларда беренче урында булырга тиеш, — ди Федоровка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рөс-тәм Әхтәмъянов.
Рөстәм Роберт улы бел-дерүенчә, Федоровка төбәгендә коронавируска бәйле хәл, гомум алганда, тотрыклы кала. Беренче авыру апрель аенда Республика клиник дәваханәсендә вирус йоктырып китерелгән. Без барган көнне баш табиб Федоровка районыннан вахта ысулы белән эшләүче тагын бер кешедә коронавирус ачыклануы турында белдерде. Янә дә өч кеше вируска шик белдерелеп тикшерү яисә пневмониядән дәвалау курслары үтә.
— Алар барысы да аерым бинада урнаштырылган. Мондый авырулар белән махсус табиблар һәм медицина персоналы шөгыльләнә. Алар вахта ысулы белән эшли. Ягъни 14 көн дәвамында дәваханәдә булып, аннары янә ике атнага карантинга җибәрелә. Бу вакыт эчендә алар өйләреннән чыкмый һәм даими рәвештә алардан коронавируска кан анализы алына. Ягъни хәвефсезлекне тәэмин итү җәһәтеннән мөмкин булганның барысы да эшләнә, — ди Рөстәм Әхтәмъянов.
Баш табиб белдерүенчә, медицина учреждениесендә коронавирус авырулы пациентларны дәвалау өчен җитәрлек койка-урыннар һәм матди-техник база булдырылган. Аерым алганда, авырулар саны арткан очракта, 10 койка-урын әзерләнгән, аларның өчесе үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппараты белән җиһазландырылган.
Рөстәм Роберт улы катлаулы чорда көнне төнгә ялгап, фронтның алгы сызыгында армый-талмый хезмәт салучы, кеше гомерләрен коткаручы медицина хезмәткәрләрен аерым мактау сүзләре белән телгә алды. Сез фотода күргән Алена Карпушкина, Лилия Хөснетдинова, Елена Палаева, Ольга Вальщикова, Алена Цапиенко, Зәлия Тимербулатова, Ксения Мирошниченко, Марина Асабина, Вера Костригина, Миләүшә Салихова бу көннәрдә дәваханәдә чын-чыннан кунып эшлиләр. Дан һәм хөрмәт аларга!
Әйткәндәй, хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй, барлык юнәлешләрдә дә эш нәтиҗәле оештырылган дәваханәдә, кайбер медицина учреждениеләреннән аермалы буларак, коронавирус авырулы пациентлар белән эшләүче табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә бәйле бернинди дә тоткарлык юк. Алар барлык түләүләрне вакытында алган.
Федоровка үзәк район дәваханәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган атнада көчле тәнкыйть утына тоткан башка төр авыруларны дәвалауга салкын караш кебек җитешсезлек тә бөтенләй ят күренеш. Баш табиб Рөстәм Әхтәмъянов белдерүенчә, әлеге вакытта дәваханә стационарында 70 кеше дәвалау курслары үтә. Аларга, барлык тиешле хәвефсезлек таләпләре сакланып, нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтелә.
Рөстәм Роберт улы белән сөйләшкәндә коронавирус үсешенә бәйле фаразлары белән дә кызыксындык. Ул белдерүенчә, сентябрьдән коронавируска каршы прививка ясала башлаганнан соң, хәл мотлак тотрыкланырга тиеш.
— Һәрхәлдә, Яңа елга без башка хәл-шартларда һәм башка кәефтә аяк басарбыз дип ышанам, — диде ул.
Әлбәттә, баш табиб фаразларының инде Яңа елга кадәр үк тормышка ашуын телисе килә. Дөрес, монысы безгә генә бәйле түгел. Шул ук вакытта коронавирусны җиңүне без якынайтырлык факторлар да бар. Әйтик, башкаланың һәм башка шәһәрләрнең вирус таралуга юл куелган кайбер эре дәваханәләре җитәкчеләренә коронавируска каршы көрәшне һәм хәвефсезлек чараларын оештыруда нигә әле төпкелдәгерәк Федоровка районы үзәк дәваха-нәсе кебек медицина учреждениеләреннән үрнәк алмаска, алар тәҗрибәсен өйрәнмәскә?! Безнең карашка, бу алар өчен дә, гомум республика халкының хәвефсезлеге өчен дә файдага гына булачак.