+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Коронавирустан бөтен кешегә прививка ясаячаклар

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерүенчә, илдә барлык кешегә дә әлеге йогышлы авырудан вакцина кадалачак. Бу эшнең кайчан башланачагы да билгеле инде.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерүенчә, илдә барлык кешегә дә әлеге йогышлы авырудан вакцина кадалачак. Бу эшнең кайчан башланачагы да билгеле инде.

Көзен халыкны вакциналауга тотынабыз, ди белгечләр. Әмма бу эшнең тугыз айга кадәр сузылуы ихтимал. Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 350 меңнән артып киткән, 3,6 меңнән күбрәге үлгән.

“Көз башында күләмле төстә вакциналау башланасына ышанабыз. Әлбәттә инде, прививканы берьюлы барлык кешеләргә дә ясап бетереп булмаячак. Бу эш ярты елга, җиде-тугыз айга сузылыр дип уйлыйбыз”, – диде Гинцбург “Беренче канал”ның “Жить здорово!” программасы эфирында.

Моңа кадәр үзәкнең башка хезмәткәре – Виктор Зуев әйткәнчә, беренче чиратта табибларга, шулай ук күп кешеләр белән эшләүчеләргә – кассирлар, такси йөртүчеләр, билет тикшерүчеләр, волонтерларга һ.б. вакцина ясалачак.
Александр Гинцбург сүзләренә караганда, Үзәк хезмәткәрләре үзләренә коронавирустан вакцина ясатып караган һәм сынаулар уңышлы үткән, дип яза vatantat.ru.

“Вакцина булдыруда катнашучылар, препарат эшләүдәге бөтен җаваплылыкны аңлаган хәлдә, үз ихтыяры белән прививка ясатып карады”, – дигән ул.

Хәзерге вакытта дөнья күләмендә йөзләрчә лабораториянең коронавирустан вакцина эзләвен искә төшерик. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, вакцина булдырмыйча гына пандемияне җиңү мөмкин түгел, дип белдерде. Бүген дөньяда тугыз фәнни үзәк клиник сынауларга керешкән.
tvzvezda.ru
Читайте нас: