Республикада СИЗОда коронавирус очрагы теркәлгән. Бу хакта УФСИН матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыручы белән элемтәгә кергән затлар изоляцияләнгән, моннан тыш, лаборатор тикшеренүләр үткәрелгән. Хәзер авыручы табиблар күзәтүе астында СИЗО медсанчастендә йогышлы авыруларны изоляцияләү өчен камерада тора.
Тоткынның авыруы симптомнарсыз, җиңел формада уза. Сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, учреждениеләрдә к-вирус инфекциясенең башка очраклары юк.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.