28 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында коронавирус инфекциясе таралуга каршы оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, бүгенге көндә Башкортстанда коронавирус белән зарарлануның 3 021 очрагы расланды, шуның 79ы - соңгы тәүлек эчендә. Авыручыларның арту темпы 5 проценттан кимрәк.
Радий Хәбиров дүшәмбе көнне Уфа районында коронавирус белән авыручылар өчен яңа клиник-диагностик инфекция үзәге төзелеше төгәлләнүе турында әйтте. 16 мең квадрат метр мәйданлы заманча объектны ике айдан да кимрәк вакыт эчендә сафка басты.
- Безнең төзүчеләр әлеге госпитальне рекордлы 55 көндә төзеп бетерделәр. Безнең республикада мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Бу зур вакыйга, - диде төбәк Башлыгы.
Вице-премьер - гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, күчмә бригадалар чит илдән һәм коронавирус буенча имин булмаган төбәкләрдән кайткан кешеләрнең, шулай ук обсерваторлардан чыгучыларның үзизоляция режимын үтәвен күзәтүне дәвам итә.
Төбәк җитәкчесе искәрткәнчә, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин күрсәтмәсе нигезендә Башкортстан республика бюджетының баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү максатында 8 миллиард сум алачак.
Киңәшмәне тәмамлап, Радий Хәбиров якын көннәрдә үзизоляция режимын йомшарту, предприятиеләрнең һәм оешмаларның эшчәнлеген тергезү буенча кирәкле консультацияләр үткәрәчәген белдерде. Кабул ителгән карарны республика Башлыгы дүшәмбе көнне атналык оператив киңәшмәдә җиткерәчәк, шуннан соң тиешле указга кул куячак. Үзгәрешләр 1 июньдә 16 сәгатьтә үз көченә керәчәк.