Антибиотиклар белән дәвалана торган бактериаль пневмонияне “ковид”ныкыннан кайбер билгеләр аера.
Коронавирус инфекциясен җиңел формада үткәргәндә пневмония барлыкка килми. Ә менә уртача авыр һәм авыр формаларда үпкәләр ялкынсынуын урап узып булмый.
Пневмония вируслы булганда какырык булмый яисә бик аз була. Ә бактериаль пневмониядә “юеш” ютәл борчый. “Ковид”ныкыннан аермалы буларак, бактериаль пневмониядә мондый билгеләр булмый: тамак авырту, томау, эч китү, ис сизми, тәм тоймый башлау, конъюнктивит.
Өстәвенә, вируслы пневмонияләр тиз үсешә. Кайвакыт кеше үзен чагыштырмача яхшы тойса да. Ә бактериаль пневмония акрынрак зарарлый.