+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республика балалар онкология үзәге төзелерме?

Михаил Мурашко башлангычны хуплады.

Бүген, 30 майда, Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре кысаларында Республика балалар клиник дәваханәсендә булды. Бу – яшь пациентларга медицина ярдәме күрсәтә торган әйдәп баручы учреждениеләрнең берсе.

Русия сәламәтлек саклау министры һәм республика Башлыгы дәваханә бүлекләренең эше белән танышты, аның матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук дәваханә базасында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында балалар онкологиясе һәм гематология үзәге булдыру турында сөйләште.

– Гематологик ярдәм, онкогематология авырулары булган балаларга ярдәм итү – һичшиксез, мөһим. Шуңа күрә проект алга барырга тиеш. Ул – карар кабул итү өчен югары әзерлек стадиясендә тора, – дип белдерде Михаил Мурашко.

Әлегә төбәк бюджетыннан проект эшләрен башкаруга инде 22 миллион сум акча бүленгән.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Читайте нас