+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Үзәк – искиткеч инженерлык карары үрнәге булып тора!"

Михаил Мурашко яңа йогышлы авырулар дәваханәсен хуплады.

Бүген, 30 май көнне, Уфа районында "Зубово" индустриаль паркы территориясендә урнашкан һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итү өчен тәгаенләнгән йогышлы авырулар дәваханәсен ачу тантанасы булды.

Тантана Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашлыгында узды. Ул үзәкне төзегәндә кулланылган архитектур һәм технологик карарларны югары бәяләде.

– Бу үзәк, миңа калса, искиткеч инженерлык карары үрнәге булып тора. Дәваханәнең 2 айдан да кимрәк вакыт эчендә төзелүе дә – рекорд булып тора. Мин Радий Фәрит улына һәм хезмәттәшләргә, төзүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Эш сыйфатлы башкарылган, – дип белдерде Михаил Мурашко.
Читайте нас