Бүген, 4 июньдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районына эш сәфәре кысаларында Ишембай үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеген карады.
Хастаханә 3 ай элек ремонттан соң ачылган һәм шул вакыт эчендә анда 120 бала дөньяга килгән. Төбәк Башлыгы районда яңа бала тудыру йорты төзелүе турында да мәгълүмат бирде.
"Ерак 2003 елда ук ишембайлылар яңа бала тудыру йорты төзүне сорады. Шуның өчен монда бала тудыру йорты гына түгел, ә муниципальара перинаталь үзәк булдыру турында карар кабул ителде",– дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге битләрендә.
Фото: glavarb.ru сайтыннан.