5 июньдә 16:00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарның иҗтимагый оешмалары, шәһәр һәм район Ветераннары советлары белән
онлайн-очрашу уздырачак.
Анда өлкән яшьтәге кешеләрне яңа коронавирус инфекциясен йоктырудан саклау буенча нәтиҗәле чаралар күрү белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Чараны үткәрү медикларның соңгы арада 65 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә COVID-19 авыруы артуын теркәве белән бәйле.
Фото: panram.ru сайтыннан.