+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 июнь 2020, 13:55

Яңа ФАПка барысы да шат!

Чишмә районында бүген җиде яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Аларның әзерлеге инде югары дәрәҗәдә, тиздән авыл халкы заманча ФАПларда хезмәтләндереләчәк.

Чишмә районында бүген җиде яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Аларның әзерлеге инде югары дәрәҗәдә, тиздән авыл халкы заманча ФАПларда хезмәтләндереләчәк.
Мәсәлән, Яңа Усман авылында яңа ФАП көзгә ишекләрен ачар, дип көтелә. Ул Урта Хәҗәт һәм Яңа Усман авылларындагы 480 кешене хезмәтләндерәчәк.

– Бинаны төзү тәмамланып килә, җиһазлар кайтарасы, канализация эшлисе, су үткәрәсе бар. Сметасы төзелгән. Көзгә өлгертергә тиешбез, – ди Шингәккүл авылы хакимияте башлыгы Динар Фәизов.
Яңа Усман һәм Урта Хәҗәт авылларын менә инде 26 ел тәҗрибәле фельдшер Эльза Хәмәтдинова хезмәтләндерә. Әле ул кешеләрне 1959 елгы иске пунктта кабул итә. Хәер, ул анда утырмый да диярлек, гел аяк өстендә, чакырулар ике авылда да күп. Ничек өлгерә дип аптырыйсы юк, заманга яраклашып, үзе руль артына утырып алган уңган ханым.
Аеруча әле үзизоляция режимы вакытында күп йөрергә туры килгән. Чөнки өлкән кешеләр бөтенләй өйдән чыкмый, ә иң күп ярдәм аларга кирәк – күпләргә даими уколлар ясап торырга, хроник авырулары булганнарны күзәтү астында тоту таләп ителә. Чит илдән кайткан ике кеше 14 көн карантинда булган, аларны да даими тикшереп торган фельдшер. Шөкер, куркыныч инфекция берсендә дә ачыкланмаган.
– Республика Башлыгына, Чишмә районы хакимиятенә, баш табиб Камил Яппаровка рәхмәт әйтәсем килә. Яңа ФАПлар – авыл халкы өчен зур шатлык бит ул. Кешеләр төзелүче фельдшер-акушерлык пунктын килеп карап торалар, түземсезлек белән ачылуын көтәләр, – ди Эльза ханым.
– Кыска вакыт эчендә калкып чыккан бу ФАПны күрү безгә, чынлап та, зур шатлык булды, бөтен авыл белән куанабыз, – дип сүзгә кушыла фельдшер янына кан басымын үлчәтергә килгән Мөнирә Мәхмүтова. – Фельдшерыбыз да үз эшенең остасы, тәҗрибәле, хәзер яңа пунктыбыз да булачак.
Фото: Динар Кәлимуллин
Читайте нас